Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ремонттан соң яшәеш

Менделеевскида өч күпфатирлы йорт капиталь ремонт программасына кертелде. Район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге мәгълүматлары буенча, Фомин урамындагы 21 нче йортта комплекслы ремонт эшләре алып барыла: су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәре, йорт эчендәге электр челтәре, подваллар, йорт түбәсе, фасады, подъездлар ремонтлана. Химиклар урамының 11 нче һәм...

Менделеевскида өч күпфатирлы йорт капиталь ремонт программасына кертелде.
Район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге мәгълүматлары буенча, Фомин урамындагы 21 нче йортта комплекслы ремонт эшләре алып барыла: су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәре, йорт эчендәге электр челтәре, подваллар, йорт түбәсе, фасады, подъездлар ремонтлана. Химиклар урамының 11 нче һәм Бурмистров урамының 2 нче йортларында узган еллардагы ремонтта тәмамланмаган эшләр башкарыла. Шул ук вакытта Химиклар урамының 11 нче йортында түбәне һәм фасадны ремонтлау, салкын су һәм канализация торбаларын алыштыру планлаштырылган. Бурмистров урамының 2 нче йортында җылылык белән тәэмин итүнең гомуми челтәре һәм батареяларны алыштыру ниятләнә.
Бу максатларга 37263699,43 сум акча сарыф ителәчәк. Шул исәптән 50000 сум - федераль бюджеттан, 17396036 - республикадан, 12912000 сум - җирле бюджеттан, 6898663,43 сум - милекчеләр средстволары.
Капиталь ремонтка чыгымнар бер кешегә исәпләгәндә 25280,66 сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә 1474 кешенең яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге булачак.
"Нептун" идарәче компаниясе капиталь ремонтның заказчысы, Карпов исемендәге химия заводы - подряд оешмасы.
Капиталь төзелеш идарәсе, ТР Төп инвестиция төзелеш идарәсе, Алабуга торак комиссиясе ремонт эшләре сыйфатын техник контрольдә тотты.
Идарәче компания һәм подряд оешмалары алдында якын киләчәктә 2013 елда капиталь ремонт программасына кертеләсе йортларны билгеләү бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары капиталь ремонт