Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сиңа, әнкәй

Без якты дөньяга туып, һәр мизгелгә сөенеп гомер иткәнебез өчен Аллаһы тәгаләгә һәм әниләргә бурычлы. Әни! Күпме җылылык, назлылык бөрки әлеге сүздән, нинди аһәң белән әйтелә ул. Чөнки якты дөньяга тудырып, яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм итүче изге зат - ул әни. Төн йокысын калдырып кулында...

Без якты дөньяга туып, һәр мизгелгә сөенеп гомер иткәнебез өчен Аллаһы тәгаләгә һәм әниләргә бурычлы.
Әни! Күпме җылылык, назлылык бөрки әлеге сүздән, нинди аһәң белән әйтелә ул. Чөнки якты дөньяга тудырып, яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм итүче изге зат - ул әни. Төн йокысын калдырып кулында тибрәтүче, һәрвакытта ярдәм кулын сузарга әзер торучы, үзенә авырлык килгәндә дә баласына җиңеллек китерүче газиз әни...
Минем әнием Гарипова Сәрия Гыйльфан кызы да нәкъ шундый изге, бөек зат! 30 елдан артык гомерен сәүдә эшенә багышласа да, тормышының төп максаты итеп ул балаларына дөрес тәрбия бирүне куя. Әниебез безне олыны олыларга, кечене кече итәргә, яхшылыкны күрә белергә өйрәтте. Тормыш сынауларына бирешмичә яшәвең, һәрвакытта кешелеклелек дигән олы сыйфатны саклап кала белгәнең, бар кешенең хөрмәтен казанганың өчен без синең белән горурланабыз!
Кайтам, әни, тагын яннарыңа
Карар өчен синең күзеңә.
Күзләреңә тутырып карыйм да мин,
Яшәү көче алам үземә!
"Тормыш сукмагыннан туры атла,
Тайпылма ", дип киңәш бирәсең.
"Кеше сиңа таш белән атса да,
Аш белән ат, кызым" диясең.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, барысы өчен
Гомер бирдең безгә, тәрбия.
Синдәй бөек затлар дөньяда юк
Һәрберебез сиңа баш ия.
Айгөл Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Сђрия безгђ язалар

2
X