Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рифкат Таҗиев – “Ел табибы-2013”

Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәге залында үткәрелгән беренче чара кысаларында сәламәтлек саклау тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр. "Ел табибы - Ак чәчәкләр" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәламәтлек һәм социаль үсеш министры урынбасары Татьяна Яковлева, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов,...

Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәге залында үткәрелгән беренче чара кысаларында сәламәтлек саклау тармагы алдынгыларын хөрмәтләделәр.
"Ел табибы - Ак чәчәкләр" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәламәтлек һәм социаль үсеш министры урынбасары Татьяна Яковлева, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, республиканың медицина җәмәгатьчелеге катнашты. "Ел табибы" номинациясендә җиңү һәм ТР Президентыннан махсус бүләк - автомобиль хуҗасы булу бәхете Республика клиник-онкологик диспансеры табиб-онкологы Рифкат Таҗиевка елмайды. Ул сәламәтлек саклау системасына 45 ел гомерен багышлаган шәхес. Рифкат Таҗиевны Ольга Голодец һәм Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
Барлык җиңүчеләргә һәм номинантларга статуэтка, диплом, планшет компьютерлар, республика Хөкүмәтеннән чит илдә стажировкага грантлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ел табибы – Ак чәчәкләр