Җәмгыять

Россиягә керү чикләнде

18 марттан чит ил гражданнарына Россиягә керү чикләнде.

Чикләү 1 майга кадәр дәвам итә. Бу товарлар ташучы йөк машиналары йөртүчеләренә, дипломатларга һәм Россиядә даими яшәүче затларга кагылмый. Әлеге чаралар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә тәңгәл килә. Чикләүләр үзенчәлекле эпидемиологик хәл белән бәйле һәм вакытлыча характер йөртә.


Нет комментариев