Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов ак аюга «биш» бирде 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны #ДайПять флешмобында катнашырга чакырды.

Шундый ролик республика башлыгының Instagram битенә урнаштырылган.

Видеода Рөстәм Миңнеханов флешмобның төп таләбен үти – ак аюга «биш» бирә.

Әлеге флешмоб «Бердәм Россия» партиясенә теләктәшлек күрсәтү билгесе булырга мөмкин. Алдагы сайлау бюллетеньнәрендә бу партия бишенче юлда язылган. Роликның төп героеның берсе булган ак аю – партиянең символы да.


Нет комментариев