Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезнең өчен Җиңү көне нәрсә ул?

Без 9 май алдыннан шәһәрлеләргә шундый сорау бирдек. Мөнәвир Нигъмәтуллин, АТП хезмәткәре: - 9 май - изге көн. Нәкъ җырдагыча - "күз яшьле бәйрәм". Гадәттә сменам туры килсә дә, бу көнне яратам. Парад, хәрби җырлар тагын бер кат тынычлыкның кадере турында уйланырга мәҗбүр итә. Алсу Низамова, 1 нче гимназиянең 6...

Без 9 май алдыннан шәһәрлеләргә шундый сорау бирдек.
Мөнәвир Нигъмәтуллин, АТП хезмәткәре:
- 9 май - изге көн. Нәкъ җырдагыча - "күз яшьле бәйрәм". Гадәттә сменам туры килсә дә, бу көнне яратам. Парад, хәрби җырлар тагын бер кат тынычлыкның кадере турында уйланырга мәҗбүр итә.
Алсу Низамова, 1 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы:
- Сугыш турында без китаплардан һәм фильмнардан беләбез. Минем ике дәү бабам сугышта катнашкан. Мин тыныч тормышта яшәвебезгә, укырга һәм төрле яклап камилләшергә мөмкинлек булуына шатланам. Күптән түгел Түбән Камада үткән "Аҗаган" уенында катнаштым. Яшь буын бабаларының батырлыкларын онытмасын өчен, мондый чараларны ешрак оештырырга кирәк.
Леонид Александрович Сорвин, Бөек Ватан сугышында катнашучы:
- Сугыш хәтеремдә тирән уелып калды. Без ул вакытта Минзәлә районының Кырныш авылында яши идек. Гаиләдә җиде малай һәм ике кыз. Хатын-кызлар, балалар ачлыкта, ялангачлыкта яшәделәр, авыр хезмәттә бил бөктеләр. Башта без колхозда эшләдек, аннан абыйларымны фронтка ала башладылар. Мин 1944 елның ноябрендә киттем. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Җиңү көнендә безнең шатлыкның иге-чиге булмады. Безнең заставаны тантаналы төстә "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләделәр. Җиде дистә ел үтсә дә, Җиңү көне минем өчен иң якты бәйрәм булып кала.
Венера Әмирова, журналист:
- Бабам Әшраф Хәмитов фронтка 17 яшендә киткән. Әнием сөйләвенчә, аның бүләкләре күп булган, бабам - өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры. Кызганыч, аны исән килеш күрә алмадым. Яшь чагында төшкән фотоларын еш карыйм. Без, оныклары, аны шулай хәтеребездә калдырырбыз да. 9 май ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерә торган бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ќићњ кљне