Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шагыйрь өчен канәферләр

Узган җомгада туган якны өйрәнүче Виктор Соловьёв тәкъдиме буенча без шагыйрь Виктор Колпаковның каберендә булдык. Юлда барганда 16 ел элек ноябрьнең шундый ук салкын көнендә иҗат җимешләре газета битләрен бизәгән дөньядан вакытсыз киткән 56 яшьлек шагыйрьне соңгы юлга озатканны искә төшердек. Татар Чаллысы китапханәсенә кереп, китапханәче Ольга Кривилеваны һәм аның...

Узган җомгада туган якны өйрәнүче Виктор Соловьёв тәкъдиме буенча без шагыйрь Виктор Колпаковның каберендә булдык.
Юлда барганда 16 ел элек ноябрьнең шундый ук салкын көнендә иҗат җимешләре газета битләрен бизәгән дөньядан вакытсыз киткән 56 яшьлек шагыйрьне соңгы юлга озатканны искә төшердек. Татар Чаллысы китапханәсенә кереп, китапханәче Ольга Кривилеваны һәм аның улы Дмитрийны үзебез белән чакырдык. Тат.Чаллыда яшәүчеләр еллар дәвамында шагыйрь якташлары турында хатирәләрне кадерләп саклыйлар. Шуңа күрә авыл зиратына керү юлындагы тыйнак кабер дә һәрвакыт җыештырылган. Без якты истәлек билгесе итеп ал канәферләр куябыз.
Виктор Соловьёв яңа һәйкәлгә средстволар җыюны оештырырга тәкъдим итә.
- Виктор Колпаковның тагын бер җыентыгын чыгарырга иде, - ди Ольга Васильевна, - ул шигырьләр генә түгел, хикәяләр дә язган, безнең китапханәдә басмаларының тулы бер альбомы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Хђтерхатирђ

2
X