Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шартлар тудырылган – нәтиҗә булыр

Пушкин урамының 3 нче йортында хокук тәртибе сагының терәк пункты ачылды. Аны ачуда район башлыгы Игорь Привалов, Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, Россия ЭЭМ Менделеевск районы буенча бүлек начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков катнашты. Ремонтланган, телефон һәм компьютер...

Пушкин урамының 3 нче йортында хокук тәртибе сагының терәк пункты ачылды.
Аны ачуда район башлыгы Игорь Привалов, Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, Россия ЭЭМ Менделеевск районы буенча бүлек начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков катнашты. Ремонтланган, телефон һәм компьютер белән комплектланган бүлмәләр белән танышкач, район башлыгы:
- Халык участковыйларга ышансын һәм мөрәҗәгать итсен өчен, эшчәнлек нәтиҗәсен күрсәтү зарур. Кешеләр белән ешрак аралашырга, күмәк көч белән генә криминаль хәлне контрольдә тотып булуга ышандырырга кирәк, - дип билгеләп үтте.
Хокук тәртибе сагының 2 нче терәк пунктына өлкән участковый Сергей Куликов һәм участковый Алмаз Фәйзрахманов беркетелгән. Участковыйларның бүлек җитәкчесе Геннадий Евдокимов фикеренчә, алар яшьлек дәрте, энтузиазм һәм жаваплылыклары белән аерыла. Алар карамагына поселок, Бондюг, Тын Тау, Юбилейная урамының 7, 8 нче йортларына кадәр Фомин урамы, Ушковлар урамына кадәр Бурмистров урамы (җөп ягы) территорияләре керә.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Олег Минһаҗетдинов һәм Вячеслав Крюков, балигъ булмаганнар эшләре төркеме хезмәткәре Салават Хөсәенов һәм ирекле халык дружинасы штабы да шунда төпләнәчәк. Аларга уртак рейдлар, йортларда яшәүчеләр, дружиначылар, тәртип сагының иҗтимагый пункты советы белән җыелышлар үткәрү, җинаятьләрне ачу, патрульгә чыгуны оештырырга туры киләчәк. Максат аңлашыла: микрорайонда тәртип, иминлек хакына участковыйлар йортларда яшәүчеләр белән үзара хезмәттәшлектә булырга тиеш. Шул йортта яшәүче Альбина Фәйзрахманова безнең белән әңгәмәдә болай диде: "мин, элеккеге йорт комитеты рәисе буларак, бишкатлы йорт, кварталыбыз проблемалары белән таныш. Терәк пункты белән күрше булу өмет тудыра, полицейскийлар күршеләрне тынгысызлаучы эчкечеләр һәм тәртип бозучыларны тыярлар. Һәркемнең тыныч тормыш белән яшисе килә".
- Шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләр үз проблемалары белән кабул итү сәгатьләрендә участковыйларга мөрәҗәгать итә алалар, - ди участковыйлар службасы начальнигы. - Сишәмбе һәм шимбә - 17-20 сәгатьләрдә, пәнҗешәмбе көнне 10-12 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Пушкин урамыныћ

2
X