Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Шәфкатьлелек дәресе

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе республика халкын кошларны тукландырырга өнди. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина моны ничек дөрес эшләргә икәнлеген сорашып белде. "Түбән Кама" милли паркы фән, экологик агарту, экотуризм һәм рекреакция бүлеге фәнни хезмәткәре Дмитрий Жуков аңлатуынча, җиләк-җимешләрнең күп өлеше ашалып яки туңып беткәч, кышның икенче яртысында...

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе республика халкын кошларны тукландырырга өнди. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина моны ничек дөрес эшләргә икәнлеген сорашып белде.
"Түбән Кама" милли паркы фән, экологик агарту, экотуризм һәм рекреакция бүлеге фәнни хезмәткәре Дмитрий Жуков аңлатуынча, җиләк-җимешләрнең күп өлеше ашалып яки туңып беткәч, кышның икенче яртысында кошлар исән калсын өчен, аларны өстәмә тукландыру бик мөһим. Безнең регионда 40ка якын төр кош кышлый.
- Кайбер ризыклар кошлар өчен зарарлы гына түгел, еш кына үлемгә китерергә мөмкин. Шул ук вакытта кошлар үзләре моны аңламыйлар. Канатлы дусларыбызга кыздырылган һәм тозлы көнбагыш, тозлы сало, кара ипи һәм бозылган азыклар бирергә ярамый. Алар эч сыеклануга китерергә мөмкин, ә кошлар өчен кыш көне бу һәлакәткә тиң, - дип кисәтә Дмитрий Викторович.
"Яшь эколог" түгәрәгенә (БИҮ) йөрүчеләр сөйләвенчә, кыш көнендә шәһәрдә күк канатлы күгәрчен, чыпчык, чәүкә, карга, саескан, карабүрек, урман чыпчыгы, песнәк, чукырны очратырга мөмкин. Кошларның популярлыгын саклау өчен, балалар кул астындагы материаллардан җимлекләр ясыйлар һәм аларны шәһәр буйлап урнаштыралар.
- Җимлекләр һәрвакыт чиста, түбә яки өслек белән капланган булырга тиеш, - дип саный балалар.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә канатлылар турында кайгырта.
- Әгәр кошларны ашата башлагансыз икән, бу шөгыльне язга кадәр дәвам итәргә тырышыгыз, җимлек янына килгән кошлар, ризык тапмаса, бик нык борчылырга, хәтта кинәт үләргә мөмкин, - диләр китапханәчеләр.
- Без, сугыш чоры балалары, салкында бөрешеп, туңып утыручы һәм ачтан интегүче песиләр, этләр, кошлар яныннан битараф кына үтә алмыйбыз, - ди пенсионер Галина Григорьевна Власова. - Балаларны җимлекләр ясарга һәм кошларны ашатуга җәлеп итәргә кирәк, бу бит алар өчен тере табигатьне өйрәнү һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү мөмкинлеге, шулай ук шәфкатьлелек дәресе.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Табигатькђ тђрђзђ