Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк
Җәмгыять

Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.

— Кече һәм өлкән категорияләр буенча бүленүче ике балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Алар арасында спорт мәйданчыгы урын алачак, — дип белдерде архитектура һәм оештыру дизайны бүлеге начальнигы Елена Пушина.

Җыендагылар күтәргән сораулар арасында территорияләрне төзекләндерү, яктылык булдыру (чөнки караңгы вакытта юллар күренми) мөһимнәрдән булды.

— Йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча барлык фикерләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алынды. Безнең ишегалды матур һәм уңайлы булсын иде, — дигән теләк белдерде Алексей Лазарев.

Очрашу йомгаклары буенча йортта яшәүчеләр белән сызымнар кабул ителде һәм расланды.


Нет комментариев