Шәһәрдән чыккандагы күпер актив рәвештә ремонтлана
Җәмгыять

Шәһәрдән чыккандагы күпер актив рәвештә ремонтлана

Күпердә нинди эшләр башкарылуын ачыклау өчен без Капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Руслан Минебаевка мөрәҗәгать иттек.

– Рәшәткә киртәләве искергән булу сәбәпле ул алыштырыла. Асфальт-бетон каплавы яңартылачак. Җирле бюджет средстволарыннан күперне ремонтлау өчен 1 миллион 460 мең сум акча бирелә, – дип аңлатма бирде Руслан Раушанович.

Ремонтланган күпердән чыгу Менделеевск халкына уңайлы булачак.


Нет комментариев