Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәяси совет утырышы булды

Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә узган сәяси советның чираттагы утырышында "Бердәм Россия" партиясенең Менделеевск җирле бүлекчәсе конференциясенең икенче этабын чакыру, партия әгъзалыгына кабул итү, 2013 елның 1 декабрендә өстәмә сайлауларда Иске Гришкин авыл җирлегенең бермандатлы сайлау округы буенча ТР Менделеевск муниципаль районы вәкаләтле органына депутатлыкка кандидат...

Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә узган сәяси советның чираттагы утырышында "Бердәм Россия" партиясенең Менделеевск җирле бүлекчәсе конференциясенең икенче этабын чакыру, партия әгъзалыгына кабул итү, 2013 елның 1 декабрендә өстәмә сайлауларда Иске Гришкин авыл җирлегенең бермандатлы сайлау округы буенча ТР Менделеевск муниципаль районы вәкаләтле органына депутатлыкка кандидат күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Көн тәртибендәге беренче ике мәсьәлә буенча "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова чыгыш ясады.
Сәяси совет конференциянең икенче этабын үткәрү датасын агымдагы елның 11 ноябренә билгеләде, анда бердәмроссиялеләрнең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалачак.
Устав нигезендә партия әгъзалыгына бердәмроссиялеләрнең актив тарафдарлары кабул ителде: Илдар Турашбаевич Эгамбердиев - район инвестиция һәм инфраструктурасы үсеше идарәсе начальнигы, Руслан Рифкатович Җәләев - "Шәхси сак предприятиесе" ҖЧҖ инспекторы.
Рәислек итүче тәкъдиме һәм ТР Сайлау кодексының 36 нчы маддәсе, партия Уставы, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе региональ сәяси советы карары белән 2013 елның 1 декабрендә булачак өстәмә сайлауларда ТР Менделеевск районының Иске Гришкин бермандатлы 1 нче сайлау округына депутатлыкка кандидат итеп ачык тавыш бирү белән Илдар Турашбаевич Эгамбердиев күрсәтелде, 1981 елгы, югары белемле.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми

2
X