Җәмгыять

Сыйфат турында кайнар линиягә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында 15 августтан балалар һәм мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча Бөтенроссия кайнар линиясен ачты.

4 сентябрьгә кадәр кайнар элемтә телефоннары буенча тематик консультацияләр, Россия Федерациясе субъектларында Күзәтчелек федераль хезмәте идарәләрендә һәм консультация пунктларында шәхси кабул итүләр уздырыла. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кайнар элемтәгә мөрәҗәгатьләр яңа уку елына әзерлек белән бәйле. Ведомство белгечләре киемгә, аяк киеменә, ранецларга, уку кирәк-яракларына сыйфатка бәйле таләпләрне аңлаталар.
Халыктан шалтыратулар (885557) 7-53-33, 7-56-05 телефоннарына ял һәм бәйрәм көннәреннән кала көн саен иртәнге тугыздан 17 сәгатькә кадәр кабул ителә. Тәнәфес 12-13 сәг. 
 


Нет комментариев