Көләч кояш. Зәп-зәңгәр күк. Ягымлы җил. Бөре төрткән агач ботаклары. Бу - яз!
Тау битләреннән, сөзәк ярлардан җырлый-җырлый төшүче кар сулары. Урам уртасындагы күлдәвекләрдә чайкалучы кәгазь көймәләр. Суга бата-чума рәхәтләнеп шулар тирәсендә кайнашучы бала-чага. Бусы да яз.
Табигать яшәрә, күңелләрдә яшәүгә яңа дәрт уяна. Табигатьнең камиллелегенә, аның җан ияләренә мәрхәмәтле...
Көләч кояш. Зәп-зәңгәр күк. Ягымлы җил. Бөре төрткән агач ботаклары. Бу - яз!
Тау битләреннән, сөзәк ярлардан җырлый-җырлый төшүче кар сулары. Урам уртасындагы күлдәвекләрдә чайкалучы кәгазь көймәләр. Суга бата-чума рәхәтләнеп шулар тирәсендә кайнашучы бала-чага. Бусы да яз.
Табигать яшәрә, күңелләрдә яшәүгә яңа дәрт уяна. Табигатьнең камиллелегенә, аның җан ияләренә мәрхәмәтле булуына гаҗәпләнми һәм сокланмый мөмкин түгел. Әмма...
Язны тик аллы-гөлле төсләрдә генә күреп буламы? Юк, шул. Шул матурлык янәшәсендә - кышын ак кар астында яшеренеп яткан чүп-чар өеме. Үз кулларыбыз белән пычраткан җир-суыбыз. Табигать кичерми, кешелек акламый торган манзара. Гайрәтен чигермик, күрәсе игелекләр хакына рәнҗетмик без аны. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга кирәк. Без, кешеләр, үзебез дә табигатьнең аерылгысыз бер кисәге лә...
Табигатькә бүген нидер булган...
Бер елмая, назлый, җылыта.
Шулчак салкын җиле исеп куя,
Үчле яңгыр әрнеп елата.
Табигатькә бүген нидер булган...
Кәефемне гүя сизенгән.
Җил һич тынмый, әллә инде шулай
Усаллыкны куа илемнән.
Бер карасаң, күктә кояш көлә -
Җылытмакчы була күңелне.
Табигать тә кеше хәлен аңлый,
Безнең өчен яна түгелме?!
Табигатьне, җир-анабызны, без ягъни яшь буын, күз карасы кебек сакларга тиеш. Әйләнә-тирәбездә чисталык, матурлык булганда гына, кешеләр дә мул тормышта яшәрләр.
Гөлшат Кәбирова,
Песәй мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Нет комментариев