Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талаучы, мошенник һәм вәхшиләр

Узган атнада полиция бүлегендә сигез җинаять теркәлде, шуларның җидесе тиз арада ачыкланды. Төнге кунак - талаучы 24 яшьлек менделеевлы 33 яшьлек шәһәрленең фатирыннан ачыктан-ачык җиде мең сум акча урлый. Бу эш буенча тикшерү бара. Акча да юк, эш тә төгәлләнмәгән Эчке эшләр бүлегенә 60 яшьлек шәһәрледән шабашчының зур суммага үзен...

Узган атнада полиция бүлегендә сигез җинаять теркәлде, шуларның җидесе тиз арада ачыкланды.
Төнге кунак - талаучы
24 яшьлек менделеевлы 33 яшьлек шәһәрленең фатирыннан ачыктан-ачык җиде мең сум акча урлый. Бу эш буенча тикшерү бара.
Акча да юк, эш тә төгәлләнмәгән
Эчке эшләр бүлегенә 60 яшьлек шәһәрледән шабашчының зур суммага үзен алдавы турында гариза алынды. Ул мунча мичен алыштыру һәм бизәү эшләрен башкару өчен дигән ният белән 35 мең сум акча ала. Әмма берни дә эшләми. Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылды.
Вәхшиләр - дорфалык күрсәтә
"Метелица" юл буе комплексыннан Яшел үзәннән 24 яшьлек эшләмәүче һәм Казаннан килгән 28 яшьлек төзүче хулиганлык гамәлләре өчен ЭЭБнең кизү тору частенә китерелә. Алар үзләрен бик дорфа тоталар, начар сүзләр белән кимсетеп, полицейскийларга каршылык күрсәтәләр. Әлеге очрак буенча РФ Административ хокук бозу кодексының 19.3 маддәсендә каралган хокук бозу өчен административ беркетмә төзелә. Камерага япканнан соң да алар тынычланмый. Аяк белән тибеп ишекне төргән органик пыяланы ваталар.
"Лореаль" һәм сумкалы телефонга кызыккан
Урлашу очраклары ачыкланмаган. "Альпари" кибетеннән көндез билгесез кыз дүрт кап "Лореаль" кремы һәм чәчкә сиптерә торган лак чәлдерә. Зыян 2355 сум тәшкил итә.
Мәдәният сарае янындагы балалар мәйданчыгыннан карак сумкалы кесә телефоны урлый. Бу турыда полициягә 37 яшьлек ана хәбәр итә, зыянны 5690 сум дип бәяли.
"Розыск" операциясе
Операция барышында өч менделеевлы тоткарлана. 37 яшьлек С.ны суд приставлары службасы аша 2011 елдан бирле эзли, ә 30 яшьлек П. - 2013 елның июленнән эзләүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљнге

2
X