Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 2,5 мең гектарда урман торгызылды
Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды.
Узган ел Татарстанда «Экология» милли проекты буенча 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.
«2019 елда республикада 2514 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән 1770 гектарда ясалма урман утырту үткәрелде. 36 гектарда катнаш урман утырту, 542 гектарда табигый үсешенә булышу һәм 166 гектарда урман үрчетү эшләре башкарылды», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум. Бу акчага 4,8 мең гектар мәйданда урман утырту һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн үсенте үстерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев