Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтием миномётчы, әнием элемтәче булган

Роза Алешонкованың гаилә архивында иң кадерле ядкарь - әти-әнисе Миңнәхмәт Мусиновичның һәм Рәйсә Хикмәтулловнаның фронт фотографияләре, әтисе язып калдырган истәлекләр, бүләкләр. - Әти-әнием сугыштан соң өйләнешкәннәр, - дип сөйли Роза Миңнеәхмәтовна, - икесе дә фронтовиклар. Әти - миномётчы, әни - элемтәче. Алар сугыш вакытын еш искә төшерәләр иде, соңыннан ачыкланганча,...

Роза Алешонкованың гаилә архивында иң кадерле ядкарь - әти-әнисе Миңнәхмәт Мусиновичның һәм Рәйсә Хикмәтулловнаның фронт фотографияләре, әтисе язып калдырган истәлекләр, бүләкләр.
- Әти-әнием сугыштан соң өйләнешкәннәр, - дип сөйли Роза Миңнеәхмәтовна, - икесе дә фронтовиклар. Әти - миномётчы, әни - элемтәче. Алар сугыш вакытын еш искә төшерәләр иде, соңыннан ачыкланганча, фронт юллары да янәшәдән узган икән. Әти еш кына әнине үрнәк итеп китерә: "Ул фронтка бик иртә китте, барлык сынауларга түзде", дия иде.
Миңнеәхмәт Мусинович та повестканы 1942 елда ала. Аңа, хлорлы барий цехы хезмәткәренә, 18 яшь була. Ленинград, Новгород, Псков, Балтыйк буе бәрелешләрендә катнаша, Варшава, Көнчыгыш Пруссия, Польшаны азат итә. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очраша, контузия ала, яралана, яңадан сафка, үзенең "катюшасы" янына баса. Сугышны Ростокта каршылый, анда хәрбиләрнең союзниклар белән очрашуы була, Бондюг солдатында негрлар аеруча тәэсир калдыра. Миңнеәхмәт мобилизацияләнгәннән соң химзаводка кайта, пенсиягә кадәр шунда эшли. М.Ильясов яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнаша, шәһәр мәктәпләренең кунагы була.
- Әти сыйныф сәгатьләренә, батырлык дәресләренә һәрвакыт теләп бара иде, - ди Р.Алешонкова. - Мин хәзер аның истәлекләрен күчереп язам, кичергән михнәтләренә күз яшьләремне тыя алмыйм.
Карпов исемендәге химзавод музеенда ирле-хатынлы Ильясовларның фотографияләре Бөек Ватан сугышында катнашкан заводлылар экспозициясендә мактаулы урын били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран