Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтиләр тәрбияли, әниләр күңел ача

Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендәге наркотикларга каршы комиссия утырышында әниләрнең балаларын тәрбияләүдән читләшүе турында әйтте. Аның сүзләренчә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә хатыннарын ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне үтенеп әтиләр ешрак мөрәҗәгать итә башлады. "Хатын беркайда да эшләми. Амораль яшәү рәвеше алып бара",...

Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин рәислегендәге наркотикларга каршы комиссия утырышында әниләрнең балаларын тәрбияләүдән читләшүе турында әйтте.
Аның сүзләренчә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә хатыннарын ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне үтенеп әтиләр ешрак мөрәҗәгать итә башлады. "Хатын беркайда да эшләми. Амораль яшәү рәвеше алып бара", - алар үтенечләрен шулай мотивлаштыралар.
Социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр социаль хезмәткәрләрнең күз уңында.
- Безнең белгечләр эшләрен хокук бозуларны профилактикалау, наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы тору программалары кысаларында оештыралар, - диде Әлфия Салаватуллина. - Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне иртәрәк ачыклау эше хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, җирлекләр башлыклары һәм башка профилактика системасы органнары белән берлектә башкарыла.
Социаль ярдәм үзәге патронатында 27 гаилә, 55 бала.
- Отчёт чорында судка наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле дүрт җинаять эше җибәрелде, - дип яңгырады эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Илшат Ибәтуллин докладында.
Ул билгеләп киткәнчә, 54 яшьлек менделеевлы фатирында притон оештырганы өчен бер елга шартлы рәвештә хөкем ителде.
18 яшьлек район кешесе "спайс" наркотик матдәсен саткан һәм кулланган өчен 10 елда алты айга хөкем ителде.
Өч кешегә карата табиб билгеләвеннән башка наркотик матдәләр кулланган һәм зур булмаган дозаларда наркотиклар саклаган өчен алты административ беркетмә төзелде.
Рейд барышында Тат.Чаллы авылында кыргый үсүче җитен юк ителде.
- Районның мәдәният учреждениеләре агымдагы елның биш аенда наркотикларга каршы тематикага йөздән артык чара һәм акция үткәрделәр. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга аерым игътибар бирелә, - дип ассызыклады үз чыгышында Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.
- "Форпост" үзәге эшчәнлегенең төп юнәлеше булып яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү тора, - дип мәгълүмат бирде директор Эдуард Суфиев. - Бу максаттан куркынычлылык төркемендә булган үсмерләр белән шәхси тәрбия эше, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән профилактик чаралар циклы алып барыла. "Форпост" шәкертләре ярышларда һәм спартакиадаларда актив катнашалар.
Утырыш барышында үзәк больницаны кешеләрне наркотик куллану предметына тикшерү өчен тест-полоскалар белән тәэмин итү проблемасы күтәрелде.
Утырыш карар кабул итү белән төгәлләнде. (www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырыла).
Лариса Кривилёва

Саннар, фактлар
●Район укучыларының гомуми саныннан (3025) 45 процент бала түгәрәкләргә, сту-дияләргә, һәвәскәрлек берләшмәләренә, мавыгулар буенча клубларга җәлеп ителгән.
●Китапханә челтәрендә - 225 кеше, БСМ - 394, РМЙ - 398, С.Гассар ис. МС - 350.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Социаль

2
X