Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төнге тачкалар эштә

18еннән 19 август төнендә Ижёвкадан ерак түгел урман һәм аланнарда моторлар тавышы гөрләде.

+

Караңгы төшү белән анда “Кояшта алҗыганнар” ярышлары кысаларында “Ике яр” кубогының икенче этабы старт алды.             

Автомобиль юлларыннан читтә

Чулманга караган матур аланнарның берсендә без күпсанлы егәрле автомашиналарны күзәттек. Ябык паркта парковкаланган “Нивалар”, “УАЗиклар”, иномаркалар һәм хәтта “Ока” үз модельләренең серияләрен искә төшерделәр. Гадәти тормышта мондый күренешне очратырга мөмкинме икән, чөнки бу транспорт үзенчәлекле. Андый транспортларда автомобиль юлларыннан читтә йөриләр.

 – Мондый проектны оештыру җиңел түгел, – дип уртаклаша оештыручы Александр Поляков. – Аның төп максаты юлдан читтә спортына җәлеп итү. Маршрут шундый итеп уйланыла, анда яңа катнашучы да, мастер да үтә алырга тиеш.

Экстремаль җыелу (тусовка)

Катнашучылар өчен – узыш кына түгел, ә энтузиастлар тусовкасы. Юлдан читтәге ярышларның катнашучылары уртача статистик булса да алар төрле.

Пермь спортчысы Андрей Чупанов сүзләренчә, кем мондый узышларда катнаша, берничә көн аңа үз вакытын һәм көчен сарыф итү теләге туа. Аларның юлдан тыш клубы өч экипаж белән тәкъдим ителә. Минем әңгәмәдәшем “УАЗик” та “Спорт “ категориясендә йөрде. 2012 елдан узышта. Безнең районда беренче мәртәбә. Юлсыз спортка ничек эләгүен сорадым.

 – Дуслар белән җыелдык, беренче машинаны җыярга булдык, беренче ярышларда катнаштык һәм бу агымга кушылып киттек. Һәрчак машинаны катлауландырдык, “Спорт” классына барып җиттек, – дип җавап бирә Пермь кунагы. – Гади кеше, хәтта тамашачы, бер мәртәбә генә йөрсә дә, узыштагы кебек хисләрне тоя алмаячак. Биредә – адреналин, машиналарны этеп чыгару, пычрак изү, бөтен җирдә дә булу кызыклы.

Төнлә

Ярышта катнашучыларны, кунакларны һәм тамашычыны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде. Ул әлеге спорт төре буенча һәр район мондый күләмле проектны кабул итә алмавын билгеләде.

Ярышларның драйвын Кама ярындагы салкынча һава торышы сизелмәслек итте. Узышчыларга транспортт йөрүнең барлык уңайсызлыкларын татырга туры килде, чөнки төнлә белән иде. Узышка Россиянең берничә төбәгеннән 40тан артык экипаж чыкты. Зачёт биш категория буенча узды: полироль, мод, туризм, супертуризм һәм квадроцикллар.

“Легендалар” алып – контроль пунктка кадәр бару өчен сызымнар алып, аларны навигаторларда урнаштырып, катнашучылар юлга чыктылар.

Бәзәкәдән Эльмир Кашапов Минзәләдә булган ярышларны искә төшерде, алар сынау стартлары булуын билгеләде. “Нивада” дифференциаллар, асма, яктылык, двигательдә үзгәрешләр булды.

 – Балачактан техникага һәм пычракка тартылдым. Агымдагы елда бу минем соңгы стартым булмас дип уйлыйм. Без бирегә җиңү һәм рейтинг өчен түгел, сынаулар һәм тәэсирләр алу өчен килдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев