Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыштан районка белән

Журналистларның һөнәри бәйрәме - Матбугат көне алдыннан без менделеевлыларның җирле пресса турында фикерләрен белдек, теләкләрен һәм киңәшләрен тыңладык. Валентина Переведенцева, район сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны: - Җирле газетаны 40 ел алдырам. Элек актив тормыш белән яшәдем, хәзер вакыйгаларны газета ярдәмендә күзәтәм. Районкада барлык мәкаләләр дә кызыклы, аеруча кешеләр турында. Хәтта...

Журналистларның һөнәри бәйрәме - Матбугат көне алдыннан без менделеевлыларның җирле пресса турында фикерләрен белдек, теләкләрен һәм киңәшләрен тыңладык.
Валентина Переведенцева, район сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны:
- Җирле газетаны 40 ел алдырам. Элек актив тормыш белән яшәдем, хәзер вакыйгаларны газета ярдәмендә күзәтәм. Районкада барлык мәкаләләр дә кызыклы, аеруча кешеләр турында. Хәтта белдерүләрдә дә тормышыбызның үзенчәлекләре чагыла.
Рәфкат Әхмәтов, хезмәт ветераны:
- Газетачыларның эше турында тирәннән беләм. 50 нче елларда үзем район газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләдем. Авылларга еш йөреп, хезмәтчәннәр турында яздым. Ул вакытта редакцияне Виталий Сиренко җитәкли иде. Вера Ивановна Чигвинцева журналист булып эшләде. Бу еллар миңа киеренке ритм һәм югары җаваплылык белән истә калды. Редакция хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек һәм үткен каләм телим.
Ирина Ишморатова, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече:
- Районканы әле "Знамя Октября" исеме белән хәтерлим. Шул еллардан бирле алдырам. Район яңалыкларын, республика кушымтасын, киңәшләр, бәйгеләр бастырылган соңгы битне кызыксынып укыйм. Редакциянең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатуы ошый. Миңа да бәхет елмайды. Газета битләрендә көн темасына - ТКХ проблемалары, төрле социаль программаларны тормышка ашыру турында материаллар күбрәк булсын иде.
Люция Ибраһимова, экономист:
- Газетаның һәр номерында дежур материаллар белән берәттән файдалы һәм кызыклы мәгълүмат табарга була. Безнең төбәк турында укырга яратам, "Укучы - газета" рубрикасы ошый, менделеевлыларның төрле темаларга - мәсәлән яраткан китаплары һәм истәлекле урыннар турында фикерләре кызыклы. Сугыш чоры балаларының хатирәләре күңелләрне тетрәндерә. Әниемнең архивында район газетасыннан бик күп язмалар саклана, ул ошаган мәкаләләрне, рецептларны, шигъри котлауларны кисеп алып саклый. Журналистларның хезмәте районда яшәүчеләрнең күпчелеге белән тыгыз бәйләнгән дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру

2
X