Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район башлыгы Валерий Чершинцевның территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре һәм активистлары белән очрашуы узды.
“Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сезгә багышлана” исемле бәйрәм кичәсендә залда утырган гүзәл затларыбыз өчен иң җылы котлау сүзләре яңгырады.
– Яз һәм хатын-кыз... Шушы ике сүздә гаҗәеп уртаклык чагыла. Яз көннәрендә табигать җанлана башлый. Менә шушы көннәрдә без хатын-кызларыбызны олы бәйрәме – 8 Март белән котлыйбыз, аларга аяз күк йөзе, тынычлык, бәхет телибез, – дигән изге теләкләр белән башладылар кичәне алып баручылар Павел Миронов һәм Марат Гыймазетдинов.
Бу көнне районның танылган җырчылары Радик Ахунҗанов, Айдар Сәфәргалин, Руслан һәм Владимир Аничкиннар, Григорий Галкин, Рамил Дәүләтшин, Владислав Кузнецов һәм Вячеслав Байрамголов иң моңлы җырларын газиз әниләргә, хатын-кызларга багышладылар. Залдагылар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршыладылар.
Район башлыгы Валерий Чершинцев территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисләре һәм активистларының актив эшчәнлеген, республика күләмендә беренче урыннарны яулауларын билгеләде.
– Сезнең инициативалы булуыгыз, хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә шәһәрдә төрле чаралар үткәрелә. Барыгызга да тән саулыгы, гаилә иминлеге, барлык изге хыялларыгызның тормышка ашуын телим, – дип белдерде Валерий Сергеевич һәм залдагы һәр хатын-кызга лалә чәчәкләре бүләк итте.
Очрашу фуршет белән тәмамланды.
Нет комментариев