Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тойгуҗага ничек барырга?

Район газетасы битләрендә иң ерак Тойгуҗа авылына автобус хәрәкәте турында мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелде. Бу проблема мине дә борчый. Анда 80 яшьлек әнием яши. Өлкән яшьтә булганлыктан, ул тәрбиягә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә еш кайтып йөрергә туры килә. Рус Сарсазы станциясеннән Тойгуҗага кадәр, кешеләрнең мәрхәмәтлелегенә исәп тотып, очраклы машиналарда...

Район газетасы битләрендә иң ерак Тойгуҗа авылына автобус хәрәкәте турында мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелде.
Бу проблема мине дә борчый. Анда 80 яшьлек әнием яши. Өлкән яшьтә булганлыктан, ул тәрбиягә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә еш кайтып йөрергә туры килә. Рус Сарсазы станциясеннән Тойгуҗага кадәр, кешеләрнең мәрхәмәтлелегенә исәп тотып, очраклы машиналарда барам. Ә көз һәм кыш көннәрендә караңгылыкта һәм суыкта хуҗасыз этләр белән торасың. Өлкән яшьтәге тойгуҗалыларның күбесенә шәһәргә больницага барырга кирәк. Аларга аеруча кыен. Ә автобус хәрәкәте бу юл буйлап урнашкан Тойгуҗа, Рус Сарсазы, Татар Сарсазы, Тукай, Песәй, Бәзәкә, Сәйтәк, Татар Тәкәше, Мари Тәкәше, Бондюга авылларында яшәүчеләрнең проблемасын хәл итәр иде.
Рәвилә Әхмәдиева,
пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета