ТР Журналистлар берлеге съездында
"Казан" милли мәдәният үзәгендә ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм әлеге берлек рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендә XVIII корылтае булды. Аның эшенә алдан сайланган 170 делегатның 146сы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация...
"Казан" милли мәдәният үзәгендә ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм әлеге берлек рәисе Римма Ратникова җитәкчелегендә XVIII корылтае булды.
Аның эшенә алдан сайланган 170 делегатның 146сы, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Ашот Джазоян һ.б. рәсми затлар катнашты. Көн тәртибенә 5 сайлау куелган иде. Аерым алганда, ТР Журналистлар берлеге рәисе булып 5 нче тапкыр һәм 5 елга янә Римма Ратникова ачык тавыш бирү юлы белән сайланды һәм башка кандидатуралар тәкъдим ителмәде. Аннары берлек президиумы, контроль-ревизия комиссиясе, Россия Журналистлар берлегенең Олы жюриена Татарстан коллегиясе сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев