Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туганнарымны һәм әбием пешергән чәк-чәкне сагынам

Динар Мөхәмәтдинов көзге чакырылышта яшь солдатлар сафына өстәлде. Үсмерне Пенза өлкәсенә химик гаскәрләргә озаттылар. Без Мөхәмәтдиновлар гаиләсеннән Динарның ничек хезмәт итүе турында сорап белештек. Эльмира Шамилевна уңайлыклы фатирында компьютердан 21 декабрьдә узган тантаналы ант бирүдән фотографияләр күрсәтә. - Без делегация белән частька бардык. Һәм менә дулкынландыргыч мизгел, яшьләр ант бирү...

Динар Мөхәмәтдинов көзге чакырылышта яшь солдатлар сафына өстәлде. Үсмерне Пенза өлкәсенә химик гаскәрләргә озаттылар. Без Мөхәмәтдиновлар гаиләсеннән Динарның ничек хезмәт итүе турында сорап белештек.
Эльмира Шамилевна уңайлыклы фатирында компьютердан 21 декабрьдә узган тантаналы ант бирүдән фотографияләр күрсәтә.
- Без делегация белән частька бардык. Һәм менә дулкынландыргыч мизгел, яшьләр ант бирү өчен сафка тезелгән. Мин күзләрем белән улымны эзлим, ул да кешеләр арасыннан безне күзли. Күргәннән соң, шатланды, йөзендә елмаю күренде, - ди әңгәмәдәшем. - Шунысы куанычлы булды, килүчеләр өчен казарма буйлап экскурсия үткәрделәр, часть командиры белән әңгәмә, концерт оештырдылар, аннан солдатларны бер көнгә туганнары янына чыгардылар.
Динар инженерлар ротасында шофёр булып хезмәт итә. Бу очраклы түгел, 2 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Әсән совхоз-техникумында "техник" белгечлеге буенча укый. Әтисе Рамил Нуруллович әйтүенчә, улы балачактан техникага тартыла.
- Шушы дәвердә берничә мотоциклны сүтте һәм җыйды, - дип елмая ул. - Хәзер балыкка һәм ауга улымнан башка барырга туры килә, моңа кадәр икәү йөри идек.
Бел ел сизелми дә узар, егетләргә армия кирәк, тормыш мәктәбе үтәләр, олыгаеп кайталар, дип саный үзе ике ел Германиядә хезмәт иткән Рамил Нуруллович.
Уллары һәр якшәмбедә өйгә шалтырата, туганнары, бигрәк тә апасының кызы - кечкенә Камилла турында сораша, ул аны бик якын итә.
Әти-әнисе, әбисе, апасы Лия, күпсанлы туганнары, дуслары, яраткан кызы Настя Динарның кайтуын көтәләр. Масяня кушаматлы мәчеләре дә даими Динарны эзли, чөнки ул песинең өч ел элек Мөхәмәтдиновлар гаиләсендә барлыкка килүенә сәбәпче була.
Динар сүзләренчә, аңа хәрби хезмәт ошый, частьларында Татарстан егетләре дә бар. Армия режимына күнеккән, нарядларга йөри, ашатудан зарланмый. Әмма туганнарын, әнисенең камыр ризыкларын һәм әбисе ясаган чәк-чәкне сагынуын әйтә.

Вәсилә Әмирова

Фото гаилә альбомыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ватанга хезмђттђ