Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тулы тормыш белән яшиләр

Түбән Камада инвалидлар арасында бочч һәм пуля белән ату буенча ТР чемпионаты узды. Менделеевск районыннан Р.Миңнегәрәев, Г.Драмарецкий һәм В.Прохоров катнаштылар, соңгысы шәхси беренчелектә дүртенче урынны яулады. Ярышларда көч сынашкан 19 команда арасында Россия һәм республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призлы урынны яулаучылар бар. Чара кысаларында ике мәртәбә паралимпия чемпионы булган Марина...

Түбән Камада инвалидлар арасында бочч һәм пуля белән ату буенча ТР чемпионаты узды.
Менделеевск районыннан Р.Миңнегәрәев, Г.Драмарецкий һәм В.Прохоров катнаштылар, соңгысы шәхси беренчелектә дүртенче урынны яулады. Ярышларда көч сынашкан 19 команда арасында Россия һәм республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призлы урынны яулаучылар бар. Чара кысаларында ике мәртәбә паралимпия чемпионы булган Марина Иовлева белән очрашу булды. Ул - инвалид арбасында утыручы, шуңа да карамастан, инвалидлар арасында дөньякүләм көчле биатлончы булып санала. 2011 елда дөнья чемпионы буларак, ул Россия Паралимпия комитеты премиясе алган.
Хәзер шәһәрнең инвалид спортчылары Чаллыда узачак профильле Сабантуйга әзерләнәләр, автоузыш, җиңел атлетика чемпионатында катнашу турында хыялланалар. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге инваспортны үстерүгә ярдәм күрсәтә, күнекмәләр үткәрү өчен "Патриот" һәм "Форпост" клублары залларын тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары инваспорт