Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык өчен утлар кичтек

Унсигез яшеннән сугыш утына кергән Харис ага Гарипов күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Ветеранны истәлекле вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм районның беренче җитәкчесе Игорь Приваловтан бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт...

Унсигез яшеннән сугыш утына кергән Харис ага Гарипов күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
Ветеранны истәлекле вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм районның беренче җитәкчесе Игорь Приваловтан бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина да кушылдылар.
1942 елда фронтка алынганчы, Турай авылы егете Харис ФЗӨдә слесарь һөнәрен үзләштереп, химия заводында эшли.
- Сугышка чакырылучылар арасында бергә белем алган иптәшләрем, авылдашларым күп иде. Тик исән-имин әйләнеп кайтучылары гына аз булды. Кайберләрен үз кулларым белән җирләдем. Кәрим чордашым белән гомер буе аралаштык, сугыш кырында сыналган дуслык еллар узу белән ныгый гына икән, - дип сөйли ветеран.
Яшь солдат гвардия укчылар полкында пулемётчы буларак Украина, Белоруссия җирләрен азат итүдә катнашкан. 1943 елны ул "яңадан туу вакыты" дип саный, каты яралардан тернәкләнә алмый озак госпитальдә ята. Үлемне җиңеп чыккан егеткә комиссия "хезмәткә яраксыз" дигән карар чыгара. Тик туган якларны тиз генә күрергә насыйп булмый, якташыбыз слесарь буларак Мәскәү артына ремонт-авиация базасына җибәрелә.
- 1946 елда Сабан туена кайтып өлгердем. Сугышка алынган әти исән-имин әйләнеп кайткан. Әмма яу кырында башларын салган авылдашлар бик күп иде. Самолёт моторларын торгызуда остарган кул көченә хуҗалыкта бик сөенделәр. Кырык елдан арткан хезмәт стажы бригадир, төзүче, эретеп ябыштыручы буларак, паромда, складта тырышкан еллар белән тулыланды, - ди юбиляр.
Әңгәмәгә кушылган балалары әтинең кулы алтын, диләр.
- Холкы белән кызыксынучан, үҗәт кеше буларак, һәр нәрсәгә үзе төшенде, өйрәнде. Сугыштан соң авыр чорда киез һәм күн итекләргә кадәр әзерләп кидерде. Гомер буе авыл үзешчәннәре белән сәхнәдә чыгышлар ясады. Җырга-биюгә оста булды, әле дә гармунын алып уйнап җибәрә. Фестивальләрдә катнашып, Казаннарга кадәр барды. Мактау грамоталары да җитәрлек. Без әти-әнигә бик рәхмәтле, алар яхшы тәрбия бирделәр, тормышта дөрес юл табарга булыштылар, - диләр.
Алтмыш сигез ел гаилә сукмагыннан бергә атлаучы тормыш иптәше Зифа Насыйровна да киләсе елга туксанын тутыра. Тыл ветераны җиңү яулауга үз өлешен керткән. Ленинград җирендә окоп казуда, урман әзерләүдә тырышкан. Ул көннәр турында истәлекләрен күз яше аша яңарта.
Гариповлар инде дүрт ел Менделеевскида Президент программасы буенча бирелгән уңайлы фатирда яшиләр.
- Әлегә үз мәшәкатьләребезне үзебез башкарабыз. Биш балабыз хөрмәтләп тәрбиялиләр, еш кына аларга утырмага да барабыз. Телефон аша хәлебезне белешеп торалар. Һәркайсы һөнәр иясе, безгә 11 онык бүләк иттеләр. Барысы да югары белемле, горурланырлыгыбыз бар. Хәзер 12 оныкчыгыбыз үсеп килә. Иҗат сөяләр, баянда, балалайкада, пианинода уйныйлар, - дип шатланып сөйлиләр.
Харис Кәримович һаман да җор сүзле, аек акыллы, дөнья хәлләре белән хәбәрдар булып яши.
- Украинаны фашистлардан арындыруда катнашучы буларак, андагы вакыйгаларны телевизордан карап кайгырам. Фронтта милләтләргә аеру булмады, тынычлык өчен үзебезне аямый кан койдык. Хәзер украиннарның бер-берсенә каршы торулары тетрәндерә. Киләчәктә хәлләр тотрыкланыр дип ышанам, чөнки җирдә яшәүче һәркем өчен иң мөһиме - тынычлык, иминлек, - дип фикерләре белән бүлешә ветеран.

Фәймә Вахриева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Харис ага Гарипов 90 яшь