УФАС хәл итәчәк
Җәмгыять

УФАС хәл итәчәк

Татарстанның Федераль монополиягә каршы служба идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Менделеевскида булды. Белгеч җирле власть вәкилләре белән очрашты, шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләрендә булды, халыкны шәхсән кабул итте.

Сергей Вячеславович эшне халыкны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итүдән башлады.

− Кешеләрне контракт системасындагы законнар сакланышы өлкәсендәге сораулар кызыксындырды. Мондый проблемаларның монополиягә каршы закончалыкны аңламаудан барлыкка килүе мөмкин. Очрашу барышында аны ничек аңларга һәм файдаланырга кирәклеге турында аңлатылды, − ди ТР буенча УФАС җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов.

Бу көнне күп сорауларга урында җавап бирелде, ә кайберләре контрольгә алынды. УФАС вәкиле шәһәр мәктәпләрендә укучыларны хокук грамоталыгына өйрәтте, «Кама-Сакс» предприятиесендә булды.

− Барысының да республика ведомствосы вәкилләре белән очрашу өчен Казанга бару мөмкинлеге юк, ә районнарда халык белән мондый очрашулар заманча монополиягә каршылыкны тәртипкә салу, халык һәм бизнес-җәмгыять вәкилләре белән аралашуны нәтиҗәлерәк иәү, − дип йомгаклады Сергей Вячеславович.


Нет комментариев