Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылар Менделеевск урамнарын рәткә кертәләр

Шәһәр яшьүсмерләре өчен җәй - ял гына түгел, ә эшкә сәләтләрен күрсәтү һәм бераз акча юнәтү вакыты да.

«Төзекләндерү идарәсе» МУП җитәкчелеге астында хезмәт куючы балалар иртәннән шәһәр урамнарын рәткә китерәләр: газон чабалар, куакларны тигезләп кисәләр, чәчәкләр утырталар, араларын утап, су сибәләр. 

Никита Костин июнь башыннан ук яшелләндерүче булып эшли һәм моның белән кәнәгать. 

«Иртән торып базага барам. Иптәшләрем белән газон чапкычларны алабыз һәм бүленгән урынга юл тотабыз. Бергәләп бер урында эшләү күңелле. Эшем ошый, авыр түгел. Компьютер алырга акча җыясым килә», — дип сөйли яшьүсмер.

Фото-превью Анжела Райсян 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев