Укый һәм тегә
Шушы көннәрдә районда яшәүче ике хезмәт ветераны күркәм юбилейларын билгеләде Александра Григорьевна Макеевага - 90 яшь. Аларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, бүләкләр, Россия Президентының исемле открыткаларын тапшырды. Александра Макееваның Иске Гришкиндагы өе чиста җыештырылган, мичтә утын яна, залда почётлы урында тегү машинасы тора. - Апа һаман да...
Шушы көннәрдә районда яшәүче ике хезмәт ветераны күркәм юбилейларын билгеләде Александра Григорьевна Макеевага - 90 яшь.
Аларны район башлыгы исеменнән урынбасары Рөстәм Хәбибуллин котлады, бүләкләр, Россия Президентының исемле открыткаларын тапшырды.
Александра Макееваның Иске Гришкиндагы өе чиста җыештырылган, мичтә утын яна, залда почётлы урында тегү машинасы тора.
- Апа һаман да тегә. Укырга ярата, - ди туганы Нина Комарова.
Александра сугышны 17 яшьлек кыз булып каршылый. Ир-атларны фронтка алалар, колхоз эшләре хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә.
- Фермада хезмәт куйдым, - дип хатирәләрен яңарта ветеран. - Кулларымда көрәк һәм сәнәк булды. Ә кичләрен шул куллар фронт өчен кием текте.
Аның хезмәт биографиясе туган авылы белән бәйле. Сугыштан соң кырчылыкта эшләгән.
Александра Григорьевна озак еллар авыру апасын тәрбияли.
- Аның күңеле изге, - дип сөйли җирлек башлыгы Валентина Мамакова. - Кыз туганнары өчен терәк булды, авыл халкы өчен - лаеклы яшәү үрнәге. Без дә котлауларга кушылабыз, юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев