Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урлаган, ләкин гаебен таныган

27 гыйнвар-2 февраль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән өч җинаятьнең берсе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга, законсыз алкоголь сатуга каршы чаралар, "Легаль булмаган мигрант" операцияләре үткәрелде, административ хокук бозуларның - 25, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең 175 очрагы теркәлде. Эстет-карак Әлегә шәхесе билгеләнмәгән кеше шәһәр кибетләренең...

27 гыйнвар-2 февраль аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән өч җинаятьнең берсе тиз арада ачыкланды.
Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан террорга, законсыз алкоголь сатуга каршы чаралар, "Легаль булмаган мигрант" операцияләре үткәрелде, административ хокук бозуларның - 25, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең 175 очрагы теркәлде.
Эстет-карак
Әлегә шәхесе билгеләнмәгән кеше шәһәр кибетләренең берсеннән дүрт шешә кыйммәтле вермут урлый. Сәүдә ноктасына килгән зыян 2500 сум.
Документларсыз калган
Паспорт, туу турында, пенсия иминияте таныклыклары, җир участогына хокукка документ - билгесез карак шәһәрленең фатирыннан шуларны алып чыга.
Урлаган, ләкин гаебен таныган
1990 елгы менделеевлы эчке эшләр бүлегенә гаебен тану белән мөрәҗәгать итте. Ул күрше шәһәрдә бер кыз белән таныша, аның сумкасыннан банк картасын ала, андагы 17 мең сум акчаны үз ихтыяҗларына тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары криминаль хроника