Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак нәтиҗәгә эшлибез

Якшәмбе көнне район энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен бигели. Шул уңайдан без "Татэнергосбыт" ААҖ Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Исмәгыйль Хафизов белән очраштык. - Исмәгыйль Хафизович, эшчәнлегегез белән таныштырыгыз әле. - Безнең зур булмаган коллектив юридик затларга, йорт хуҗалыкларына хезмәт күрсәтә. Электр энергиясе белән ышанычлы һәм өзлексез тәэмин итү - заман...

Якшәмбе көнне район энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен бигели. Шул уңайдан без "Татэнергосбыт" ААҖ Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Исмәгыйль Хафизов белән очраштык.
- Исмәгыйль Хафизович, эшчәнлегегез белән таныштырыгыз әле.
- Безнең зур булмаган коллектив юридик затларга, йорт хуҗалыкларына хезмәт күрсәтә. Электр энергиясе белән ышанычлы һәм өзлексез тәэмин итү - заман таләбе. 2013 елда без бу бурычны лаеклы үтәдек дип әйтә алам: халыкка да, социаль билгеләнештәге объектларга да энергоресурслар өзлексез бирелде.
- Күпфатирлы йортларда гомумкуллану ихтыяҗлары күрсәткеченең югары булуы күпләрне борчый.
- Кызганычка каршы, без идарәче яки хезмәт күрсәтүче оешма түгел. Әмма ОДН норматив күрсәткечләрдән артмасын өчен, мөмкин булганның барысын да эшлибез. ОДН һавадан алынмый. Ул исәп приборлары күрсәткечләрен дөрес бирмәүдән, яки электр энергиясен урлаудан килә. Бу турыда күп әйтелде һәм язылды. Гомумйорт ихтыяҗлары күрсәткечләренең югарылыгыннан кешеләр зарлана, шул ук вакытта үзләре үк закон боза.
Форсаттан файдаланып, шуны да әйтим, без район башлыгы Игорь Приваловның ярдәменә таянып эшлибез. Шушы көннәрдә аның йөкләмәсен үтәп, Бондюг авылында яшәүчеләргә тариф коэффициентын киметү схемасын эшләдек.
- Энергетиклар көне Яңа ел алдыннан билгеләнә. Димәк, елга йомгак ясар, перспектив планнар фаразлар вакыт.
- Шәһәрнең яңа микрорайонында заманча архитектуралы энергосбыт бинасы төзелде. Гыйнварда өй туе көтелә. Киләсе елда да төп бурычыбызга - менделеевлыларга һәм предприятиеләргә нәтиҗәле хезмәт күрсәтүгә тугры калырбыз дип уйлыйм. Яңа елда йортларыбызда якты, җылы, уңайлы булсын.

Рәхилә Мирзаянова
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Энергетиклар кљненђ