Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ут аямый

Узган атнада районда ике янгын очрагы теркәлде, бер кешенең гомере өзелде. 3 ноябрьдә Турайда мунчага ут каба. Сәбәбе - мичнең дөрес урнашылмавы. 6 ноябрьдә Бәзәкәдә булган янгын аяныч тәмамлана. Ут иртәнге дүртләр тирәсендә чыга. Күршеләрнең шалтыратуы буенча иң беренчеләрдән булып "Кама" колхозы"ның, Ижевка авылының янгын сүндерү төркемнәре килә. Кызганычка каршы,...

Узган атнада районда ике янгын очрагы теркәлде, бер кешенең гомере өзелде.
3 ноябрьдә Турайда мунчага ут каба. Сәбәбе - мичнең дөрес урнашылмавы.
6 ноябрьдә Бәзәкәдә булган янгын аяныч тәмамлана. Ут иртәнге дүртләр тирәсендә чыга. Күршеләрнең шалтыратуы буенча иң беренчеләрдән булып "Кама" колхозы"ның, Ижевка авылының янгын сүндерү төркемнәре килә. Кызганычка каршы, төтенгә тончыккан 58 яшьлек ирне коткарып кала алмыйлар. Тикшерү версиясе буенча, ут урын-җирдә тәмәке тартудан чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 01 хезмђте

2
X