Валерий Чершинцев Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан элеккеге концлагерь тоткынына медаль тапшырды
Җәмгыять

Валерий Чершинцев Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан элеккеге концлагерь тоткынына медаль тапшырды

Район башлыгы әлеге кешеләр — безнең өчен үрнәк, дип белдерде.

Рәхмәт сүзләре, сәламәтлек, күңел көрлеге теләп истәлекле билгене Михаил Константиновичка район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе начальнигы Фаина Козырева тапшырдылар, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.

— Коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле катлаулы эпидемиологик хәл булуга карамастан, без ветераннарны каһарманлыклары өчен тәбрикләмичә кала алмыйбыз. Бу кешеләр — безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Алар илебезнең киләчәге өчен авыр сынаулар уздылар, — дип билгеләде Валерий Сергеевич.


Нет комментариев