Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветераннарга Җиңүнең 75 еллыгына медальләре тапшырдылар

Юбилей бүләкләре тыл хезмәтчәннәренә һәм фронтовик толларына бирелде.

«Сезнең илебезгә фидакарь хезмәтегез — каһарманлык һәм батырлык үрнәге. Хөрмәтле ветераннар, сез — чын геройлар», — дип билгеләде район башлыгы Валерий Чершинцев үзенең чыгышында.

Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, хәрби комиссар Сергей Залуженко шулай ук алар адресына изге теләкләрен белдерделәр.

«Озак еллар Куйбышев тимер юлында эшләдем. Ул елларда барлык тимер юл комплексын сугышка көйләделәр. Ул чорда бик авыр еллар булды. Тормыш иптәшем Ямил Шәйхнурович сугышта катнашты, фронтта төз атучы-радист булды», — дип фикерләре белән уртаклашты ветеран толы Мөршидә Шәйхнурова.

«Район, республика һәм илебез җитәкчелегенә әлеге бүләк өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Илләребез тыныч, күкләребез һәрвакыт аяз булсын», — дип педагогик хезмәт ветераны Валентина Веревкина.

Чара С. Гассар исемендәге мәдәният сарае, Балалар сәнгать мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге артистлары әзерләгән иҗат номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев