Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөкүмәт 8 дән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә 27 млрд сумнан артык өстәмә акча бирә

Россиядә аз керемле гаиләләрдә 5 миллионга якын бала тәрбияләнә.

Россия Хөкүмәте 27,5 миллиард сум акчаны айлык түләүләргә өстәмә рәвештә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен бүлеп бирәчәк. Моны да исәпкә алып балалы гаиләләр өчен пособиеләргә узып баручы елда 505 миллиард сум бирелә, дип хәбәр итә «Татар — информ. Татар»  Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Премьер-министр яңа туган балалардан алып 17 яшькә кадәрге балаларга 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм универсаль пособие бирү планлаштырылуын искәртте.

 

Мишустин вице-премьер Татьяна Голиковага һәм хезмәт министры Антон Котяковка пособиене рәсмиләштерү һәм алу барлык гражданнар өчен дә җиңел һәм уңайлы булырга тиешлеген әйтте һәм бу мәсьәләне шәхси контрольдә тотырга кушты.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән, 8 - 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр 2022 елның апреленнән түләнә башлады. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә аз керемле гаиләләрдә 5 миллионга якын бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев