Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел – гаилә бәйрәме

Яңа ел алдыннан корреспондентларыбыз "узып баручы ел нәрсә белән исегездә калды һәм бәйрәмгә ничек әзерләнәсез?" дигән сораулар белән менделеевлыларга мөрәҗәгать итте. Юбилей елы булачак Роберт Гаффаров, Менделеевск икмәк заводы директоры: - Безнең предприятие 2013 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый: җитештерүне арттыруга, яңа эш урыннары булдыруга, хезмәт хакын 30 процентка күтәрүгә...

Яңа ел алдыннан корреспондентларыбыз "узып баручы ел нәрсә белән исегездә калды һәм бәйрәмгә ничек әзерләнәсез?" дигән сораулар белән менделеевлыларга мөрәҗәгать итте.
Юбилей елы булачак
Роберт Гаффаров, Менделеевск икмәк заводы директоры:
- Безнең предприятие 2013 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый: җитештерүне арттыруга, яңа эш урыннары булдыруга, хезмәт хакын 30 процентка күтәрүгә ирештек. Биналарга косметик ремонт ясалды, өч махсуслаштырылган машина алынды.
Киләсе елда икмәк заводының 80 еллыгы, бу әһәмиятле датага әзерлек бара. Продукция күләмен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк технологик җиһазлар сатып алуны планлаштырабыз. Без тагын алты төрле икмәк-булка әйберләре пешерә башларга ниятлибез.
Коллективыбыз менделеевлыларга бары тик изгелек, тынычлык һәм сәламәтлек тели.
Авыл халкына бүләккә - клуб
Нурия Сапаева, Монай авылы җирлеге башлыгы:
- Һичшиксез, елның мөһим вакыйгасы - авылда күпфункцияле үзәк ачылу. Бу көннән соң ай ярым гына вакыт үтүгә карамастан, биредә эш кайный, чаралар үткәрелә, 20 ел клуб булмаган авылда мәдәни үзәккә ихтыяҗ зур. Тагын бер вакыйга - "Чиста су" дәүләт программасы тормышка ашырылу. Эш күләменең яртысы төгәлләнгән, 2014 елда куллануга тапшырылачак.
Традиция буенча, Яңа елны гаиләм белән каршылыйм. Табын түрендә яраткан ризыгыбыз - бәлеш булачак.


Оныкларыма татлы бүләкләр
Фәния Нурмөхәмәтовна Мөбарәкшина репетициядән өенә кайта иде. Ул "Весёлые бабушки" ансамбленә һәм ветераннар хорына йөри.
- Яңа елны иң элек гаилә традицияләре белән бәйлибез. Гадәттәгечә, бабай белән оныкларыбызга татлы күчтәнәчләр әзерлибез һәм чыршы төбенә куябыз. Дөрес, быел кызыбыз зур ясалма нарат сатып алды. Кече оныгыбыз Ринат аны бизәргә булышты. Тере агач яхшырак әлбәттә, әмма ул, берәр атна тора да, урамга чыгарып ташлыйбыз. Хуш исе таралсын өчен чыршы ботакларын суга утыртабыз, шуңа канәгать булабыз.

Вакыт икеләтә күбрәк
- Яңа ел - гаилә бәйрәме, өйдә каршылыйбыз, конкурс һәм бүләкләр белән махсус программа әзерлим. Яңа ел тамашасын карарга барабыз. Иптәш хатын белән икебез дә балаларга танып-белүгә ярдәм итә торган уеннар - Тылсымчылар җыелмасы һәм "Өч дуңгыз баласы" уенчык курчак театры сатып алдык. - дип хәбәр итә китапханәче Мария Колупаева.
Район газетасында укыган сүзләрне искәртеп үтәсем килә: яхшы бала үстерәсегез килсә, аңа ике тапкыр кимрәк акча, икеләтә артык вакыт сарыф итегез.
Кадерле Кыш бабай...
- Ноябрь-декабрьдә менделеевлылар Кыш бабайның туган җире - Бөек Устюгка күпләп хат юллыйлар, - ди үзәк почта бүлеге начальнигы Капитолина Сармакова. - Әти-әниләре балаларына бүләккә пульт белән идарә ителә торган машина, рюкзаклар, "Сабын фабрикасы" җыелмасы, Яңа ел символы - йомшак атлар, "Король Лев" һәм "Акуна Матата" мультфильмнарыннан уенчыклар һ.б.сын сорап язалар. Кыш бабайдан исемле котлау алырга теләүчеләр елдан-ел арта, балаларның күбесе әле дә

Робот турында хыялланам
1 нче мәктәпнең 1В сыйныфы укучысы Руслан Җиһаншинны мин әбисе белән бергә Октябрьская урамында очраттым. Алар спорт сараена акробатика буенча күнекмәләргә ашыгалар, Руслан анда дүрт яшьтән йөри.
- Кыш бабайга хат яздыңмы? - дип сорыйм малайдан.
- Әлбәттә, хатта Сапи исемле робот телим дип яздым, - дип елмая ул.
- Мәктәптәге чыршы бәйрәменә без әзер инде, - дип сүзгә кушыла әбисе.
- Чыршы бәйрәмендә кем булып киенәсең? - дип кызыксынам.
- Рыцарь, - дип сер итеп кенә әйтә Руслан.

Канатлы курчак булсын
- Өйдә чыршы астына Кыш бабайга хат куйдым. Канатлары, күлмәкләре, матур ясалган чәче булган курчак сорадым, ә таҗы турында язарга онытканмын, - ди 4 нче мәктәпнең 2А сыйныфы укучысы Айгөл Сәетгәрәева.
- Кыш бабай аның Вингс курчагы икәнлеген шунда ук аңлар, - дип тынычландыра кызын әнисе Лилия Ренатовна һәм болай дип өсти:
- Айгөл бу чирекне бик яхшы билгеләренә тәмамлады. Яңа ел уенчыклары ясау буенча мәктәп конкурсында катнаштык. Гаиләбез белән берничә кич дәвамында кәгазь салфеткалардан чыршы ясадык һәм икенче урынны алдык.
Айгөлнең уңышларына шатланып, саубуллашам һәм алга таба китәм.

Телефон яки планшет
Игътибарымны якындагы кар өеменә ташланган мәктәп букчалары җәлеп итә. Бер төркем шат күңелле балалар тау шуа. Танышыр өчен алар янына киләм.
- Наташа, Алсу, Ангелина, Ксюша һәм Вадим, - дип, җепшек кардан юешләнгән киемнәрен кагып бер-бер артлы исемнәрен атыйлар 1 нче мәктәпнең 4А сыйныфы укучылары, канәгатьләнү хисе белән.
Фикерләре аерыла: Наташа белән Алсу планшет турында хыяллана. Ангелина һәм Ксюша бүләккә телефон алырга тели. Ә Вадим әле төгәл белми: планшетмы, айфонмы.
- Яңа ел маскарадына бүләкләр әзерләдегезме? - дип кызыксынам мин.
- Билгеле инде, - диләр балалар бертавыштан.
- Мин чегән кызы булам, - ди Ангелина. - Ә мин принцесса, - дип өсти Ксюша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру