Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа иҗат сезоны ачылды

12 октябрьдә "Юность" район мәдәният йортында авыл мәдәният учреждениеләренең яңа иҗат сезоны зур концерт белән ачылды. Авыл клублары һәм мәдәният йортлары үзешчәннәре тамашачы хөкеменә иң яхшы концерт номерларын тәкъдим иттеләр. "Памаш", "Илнәт", "Теремшур", "Бигәш", "Возжайка", "Тихоновские зори", "Рождественские напевы" фольклор ансамбльләре чыгышы алкышларга күмелде. Һәр сезон башлану яңа талантлар барлау...

12 октябрьдә "Юность" район мәдәният йортында авыл мәдәният учреждениеләренең яңа иҗат сезоны зур концерт белән ачылды.
Авыл клублары һәм мәдәният йортлары үзешчәннәре тамашачы хөкеменә иң яхшы концерт номерларын тәкъдим иттеләр. "Памаш", "Илнәт", "Теремшур", "Бигәш", "Возжайка", "Тихоновские зори", "Рождественские напевы" фольклор ансамбльләре чыгышы алкышларга күмелде. Һәр сезон башлану яңа талантлар барлау мөмкинлеге бирә. Солистлар Венера Каракулева (Тойгуҗа), Алексей Степанов (Монаш), Энҗе Шәрипова (Ахтыял), Артем Кузнецов (Иске Гришкин), Зөлфия Галиева (Бәзәкә) һ. б. ларның җырларын тамашачы яратып кабул итте.
Район җитәкчесе Игорь Привалов үзешчәннәрне сезон ачылу белән тәбрикләде, мәдәният хезмәткәрләренә киләчәк эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Авыл клублары