Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган Кыш Бабайдан һәм Кар Кызыннан сакланыгыз

Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар өчен артистлар чакыру буенча интернет-мошенниклык еш күзәтелергә мөмкин, – дип кисәтәләр полиция хезмәткәрләре.

Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар өчен артистлар чакыру буенча интернет-мошенниклык еш күзәтелергә мөмкин, – дип кисәтәләр полиция хезмәткәрләре.
Потенциаль корбаннардан акча алу максатыннан җинаятьчеләр ялган сайтлар булдыралар һәм анда кулай шартларда, базар бәясеннән күпкә кимрәк Кыш Бабай белән Кар кызын чакыру мөмкин дигән язулар урнаштыралар. Бу уңайдан мәҗбүри шарт бар – алдан түләү.
Кышкы тылсымчыны сайт аша түгел, танышлар ярдәмендә куркынычсыз чакырырга мөмкин.
Әгәр дә сез ялган Кыш Бабай корбаны булсагыз, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез. Җинаятьчене кайнар эздән тоту җиңелрәк.
«Шулай ук Кыш Бабай һәм кар Кызы булып киенеп торак янына көтмәгәндә килүчеләргә дә саклык белән карарга кирәк. Алар тудырган тылсымлы мохит сезнең милекне урлау белән тәмамланырга мөмкин», – дип игътибарны юнәлтә Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Руслан Бәдретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев