Ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга, аз керемле гаиләләргә ярдәм
Коронавирус эпидемиясе чорында «Өмет яры» Комплекслы халыкны социаль яклау үзәге хезмәткәрләре ун мохтаҗ пенсионерның йортларына азык-төлек җыелмасы илттеләр.
Финанс ярдәмен район башлыгы Валерий Чершинцев һәм битараф булмаган эшмәкәрләр күрсәтте.
− Бу җиңел булмаган вакытта без читтә кала алмыйбыз. Бүгенге көндә күбесе, аеруча өлкән буын ярдәмгә мохтаҗ. «Игелек пакеты» белән бергә һәркемгә җылы сүзләр дә әйтәбез, − диләр белгечләр.
Илсөяр Сөләйманова берүзе яши, аңа кибеткә чыгып азык-төлек продуктларын сатып алуы авыррак.
− Әлеге продуктлар җыелмасында кирәк-яракларның барысы да бар, − диИлсөяр Лутуковна. – Зур рәхмәт. Изге гамәлләр һәм шәфкатьлелек безгә иртәгәге көнгә ышанычны арттыра.
Игелекле гамәлләр шулай ук Фәридә Абзалова, Нәкыя Зарипова, Тәскирә Мифтахова, Николай Дождёв, Раиса Петрова, Галина Кормильцева, Зоя Филлипова, Ксения Никонорова һәм Мәрзия Миңнехановага күрсәтелде.
«Игелек пакетын» булдырганда райондагы өлкәннәрнең теләкләре искә алынды, ә аларны тапшырганда барлык куркынычсызлык чаралары күрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев