Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш сынады, ләкин сындыра алмады

Бу юллар хезмәт һәм тыл ветераны Мотаһара Габбасованың тормышына туры килә. Бигәш авылында улы Роберт һәм килене Галина тәрбиясендә яшәүче Мотаһара Нуриәхмәтовна шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләде. - 18 яшемдә сугыш башланды, - дип сөйли ветеран. - Авыр иде, ләкин түздек. Җиңү хакына дип эшләдек, сынатмадык. Сугыш беткәч Мотаһара...

Бу юллар хезмәт һәм тыл ветераны Мотаһара Габбасованың тормышына туры килә.
Бигәш авылында улы Роберт һәм килене Галина тәрбиясендә яшәүче Мотаһара Нуриәхмәтовна шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләде.
- 18 яшемдә сугыш башланды, - дип сөйли ветеран. - Авыр иде, ләкин түздек. Җиңү хакына дип эшләдек, сынатмадык.
Сугыш беткәч Мотаһара Хаҗи исемле егеткә кияүгә чыга һәм сөеклесенә өч кыз, алты ул бүләк итә. Ир белән хатынның хезмәт биографиясе колхоз белән бәйле: ул чорда Габбасовлар яшәгән Илкә авылында 100 хуҗалык була. Хаҗи бригадир вазифаларын үти, Мотаһара төрле эшләр башкара.
Ләкин бер мәлдә шаулап-гөрләп торган гаиләгә авыр кайгы килә: тугыз баласын ятим итеп, хатынын тол калдырып, Хаҗиның гомере вакытсыз өзелә.
- Шул вакыттан әниебез безнең өчен иң зур терәгебез булды, - дип сөйли кызы Тәслимә. - Без бер-беребезне кайгыртып, хезмәттә чыныгып үстек. Аллага шөкер, ким-хур булмадык, кадерле кешебезгә рәхмәтебезнең чиге юк.
Балалар үсә, гаиләләр коралар. Ләкин Мотаһарага язмыш яңа сынаулар әзерли. Әти-әнисен кадерләп соңгы юлга озату кайгысы онытылырга да өлгерми, югалтулар исемлегенә өч туганы, өч улы, килене, апасының ике баласы өстәлә.
- Ходайдан бары тик сабырлык сорадым, - ди ветеран. - Хәзер алты балама, 23 оныгыма, җиде оныкчыгыма, туганнарыма озын гомер, бәхет һәм иминлек сорыйм. Аллага шөкер, зур сынаулар кичерсәм дә, язмышымнан канәгать.
Мотаһара Нуриәхмәтовна олуг юбилеен сый-нигъмәтләр белән тулы зур табын артында каршылаган. Күпсанлы теләкләр арасында балалары язган шигырь юллары аеруча күңеленә хуш килгән.
Туган көне бүген әниемнең,
Туксан ел яши ул дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе
Чәчләре чал, ап-ак булса да.
Озак еллар шатлык белән
Каршы алыйк май аен,
Туган көнеңне котларга
Насыйп итсен яз саен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары