Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилейга ак чәчәкләр

30 августта Татар Сарсазында яшәүче Мәрзия Мөхәммәтдинова 100 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны бу истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, КФХ башлыгы урынбасары илсур Мөхәммәтгалиев, Песәй җирлеге башлыгы Фәнил Миңнегәрәев котладылар. Рөстәм Зиннурович ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлау адресын, район башлыгыннан бүләк...

30 августта Татар Сарсазында яшәүче Мәрзия Мөхәммәтдинова 100 яшьлек юбилеен билгеләде.
Аны бу истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, КФХ башлыгы урынбасары илсур Мөхәммәтгалиев, Песәй җирлеге башлыгы Фәнил Миңнегәрәев котладылар.
Рөстәм Зиннурович ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлау адресын, район башлыгыннан бүләк тапшырды.
- Сиңа дуслык билгесе буларак ак чәчәкләр бүләк итәм, - диде юбилярның ахирәте Рәхилә Әлмәтова. - Синең күңелең дә, уйларың да чиста, йөрәгең изге.
Мәрзия әби лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләгән. Шуңа да авыл артистлары аны музыкаль бүләк белән сөендерделәр.
Ә ике кызы, улының, онык-оныкчыкларының теләге бер булды:
- Яраткан әниебез, кадерле әбиебез, безне шатландырып озак яшә, сәламәт бул, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран

2
X