Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилярга котлаулар белән

Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм ага Шакиров күптән түгел Татарстан урамындагы 7 нче йортта урнашкан яңа фатирда туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен каршылады. - Без мондый бүләк өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтле. Дөрес, әлегә әтиебез шәһәр шартларына ияләшә алмый. Аның күңеле һәрвакыт кече ватаны булган Абалач авылына тарта,...

Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм ага Шакиров күптән түгел Татарстан урамындагы 7 нче йортта урнашкан яңа фатирда туганнары һәм якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен каршылады.
- Без мондый бүләк өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтле. Дөрес, әлегә әтиебез шәһәр шартларына ияләшә алмый. Аның күңеле һәрвакыт кече ватаны булган Абалач авылына тарта, - ди өлкән улы Вагыйз Касыймович.
Алабуга үзәк больницасында шәфкать туташы булган оныгы Зөлфия бабасының сугышчан һәм хезмәт казанышлары турында тәэсирләнеп сөйли.
- Бабам 1941 елда фронтка киткән, Сталинград сугышында катнашкан. 1943 елда авыр контузия алган, госпитальдә дәваланган, сәламәтлеге бераз яхшыруга, кабат сугышчан иптәшләренә кушылган. Җиңүне Германиядә каршылаган. 1948 елда гына армия хезмәтен тәмамлап, туган йортына кайткан.
Хәрби бүләкләре фронтовикның батырлыклары турында сөйли. Ике Кызыл Йолдыз ордены, күпсанлы медальләре, шул исәптә "Сталинград оборонасы өчен", гаилә архивында кадерләп саклана.
Юбилярның хезмәт биографиясе Абалач авылының Фрунзе исемендәге колхозы белән бәйле.
- Әтиебез пенсиягә чыкканчы комбайнчы булып эшләде. Без аның алдынгылар рәтендә булып, авыл халкының хөрмәтен яулавы белән горурланабыз, - дип өсти ире Вагыйз Касыймович белән аны тәрбияләүче килене Гөлсинә Габделхаковна.
Вагыйз Касыймовичны менделеевлылар яхшы педагог буларак беләләр.
2, 3 нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә ул укыткан шәкертләр физика фәне буенча белемнәре өчен В.Шакировка рәхмәтле.
Гаиләсе белән Алабугада яшәүче кече улы Салих та еш кына әтисе янында була. Өч оныгы һәм биш оныкчыгы дәү әтиләренең батырлыклары турында горурланып сөйлиләр.
Юбилее көнендә район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин хөрмәтле ветеран янында булды, Касыйм Шакировка Россия Президенты Владимир Путиннан котлау адресы һәм район башлыгы Игорь Привалов исеменнән бүләк тапшырды.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина юбиляр адресына җылы котлау сүзләре юлладылар.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран