Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юка бозның беренче корбаны

Узган җомга көнне "Ижминводы" санаториенда ял итүче 1955 елгы ир-ат боз астына төшеп киткән. Ул көнне Кама елгасында балыкчылар күп була, бу шөгыль белән мавыккан ир-атның алар белән аралашасы килә. Ләкин ял итүче бозның юка урынына баса һәм су астына китә. Мәрхүмнең гәүдәсен икенче көнне генә табалар. Алтынчы зональ эзләү...

Узган җомга көнне "Ижминводы" санаториенда ял итүче 1955 елгы ир-ат боз астына төшеп киткән.

Ул көнне Кама елгасында балыкчылар күп була, бу шөгыль белән мавыккан ир-атның алар белән аралашасы килә. Ләкин ял итүче бозның юка урынына баса һәм су астына китә. Мәрхүмнең гәүдәсен икенче көнне генә табалар. Алтынчы зональ эзләү һәм коткару отрядына шәхси эшмәкәр Игорь Иванов, "Татритэкнефть" идарәсе начальнигы Алмаз Фәйзетдинов һәм аэроход пилоты Евгений Батыршин булышлык күрсәтәләр.
Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск бүлеге хезмәткәрләре һәркемне игътибарлы булырга өнди. Су тирән һәм агым көчле булган урыннарда боз соң ката: балыкчылардан, тимераякта шуарга килгән балалардан аеруча саклык сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ижминводы