Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар, һәйкәл, урамнар һәм яктырту турында

Газета укучыларыбыз юллаган сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җавап бирә.  Тын Тау бистәсенең Яшьләр урамында яшәүчеләр төзекләндерү проблемасын хәл итүне сорыйлар: "Безнең урамга газ үткәрелмәгән, урам яктыртылмый һәм пычрак, резин итексез үтеп йөрешле түгел. Автобус безгә йөрми, хәтта таксистлар да урамыбызга килүдән баш тарта". Татарстан Республикасы бюджетында...

Газета укучыларыбыз юллаган сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җавап бирә.
 Тын Тау бистәсенең Яшьләр урамында яшәүчеләр төзекләндерү проблемасын хәл итүне сорыйлар: "Безнең урамга газ үткәрелмәгән, урам яктыртылмый һәм пычрак, резин итексез үтеп йөрешле түгел. Автобус безгә йөрми, хәтта таксистлар да урамыбызга килүдән баш тарта".
Татарстан Республикасы бюджетында финанс булса, асфальт түшәү 2016 елга планлаштырыла. Шуннан соң ул урамга автобус маршруты озайтылачак.
 Хәлимә Төхвәтуллина хакимият бинасы каршындагы Ленин һәйкәле торышы проблемасын күтәрә. Аны буярга кирәк, - дип саный газета укучыбыз.
Фомин урамындагы Ленин һәйкәле ел саен апрель башында ремонтлана. Чираттагысы 2014 елның апрелендә планлаштырыла.
 Шәһәрнең Иҗтимагый советы нинди эш башкара, - дип сорый Л.Сәхапова.
Районда Иҗтимагый совет Менделеевск муниципаль район Советының 2009 елның 4 маеннан 209нчы Положениесе нигезендә оештырылды, ул түбәндәге функцияләрне башкара:
- Менделеевск муниципаль районы җәмәгатьчелегенең җирле дәрәҗәдә хокукый актлар проектларын әзерләүдә катнашуын тәэмин итә;
- районның социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәле программаларын эшләүдә һәм анализлауда катнаша;
- эшчәнлеге һәм социаль мөһим процесслар турында Менделеевск муниципаль район Советына мәгълүмат бирә;
- районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлыгына йогынты ясый;
- икътисадый һәм социаль өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу өчен тиешле тәкъдимнәр кертә;
- иҗтимагый берләшмәләр һәм төрле социаль төркемнәрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеген һәм ачыклыгын формалаштыру максатында иҗтимагый палата, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы, массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара элемтәдә тора;
- район җирле үзидарә органнарының дәүләт власте органнары белән үзара нәтиҗәле элемтә урнаштыруы буенча тәкъдимнәр кертә;
- район җирле үзидарә органнары һәм җәмәгатьчелекнең үзара бәйләнешенең отышлы механизмнарын формалаштыру, гражданлык инициативаларын тикшерү, "җәмгыять-власть" диалогын үстерүгә багышланган халык белән чаралар үткәрү нәтиҗәсендә гражданлык җәмгыяте структурасын торгызуга ярдәм итә;
- җәмгыятьтә бердәмлеккә ирешү һәм җирле үзидарәне үстерү максатында агарту һәм аналитик эшчәнлек алып бара.
 Юбилейная урамының 9 нчы, Чоловский урамының 4 нче йортлары янындагы карт топольләрне кискәннән соң, яшь үсентеләр көчле үсеш алды. Әгәр юк итмәсәң, алар ишегалдын басып алачак, - дип яза Марина Ушкова.
Бу ишегалларында топольләрнең яшь үсентеләре 2014 елның язында бетереләчәк.
 Муниципалитет порталында район һәм шәһәрнең Почётлы кешеләре белән танышу мөмкинлеге бирә торган бүлек яки стенд оештыру планлаштырыламы? - дип сорыйлар В.Трапезников, К.Назаров.
Бүгенге көндә муниципалитетның рәсми сайты яңартыла, анда Менделеевск районы һәм шәһәренең Почётлы гражданнарына багышланган бүлек булачак. Яңа сайтны яңа елда ачу планлаштырыла.
 Хезмәт ветераннары Валентина Казачкова, Илфат Ганиев һәм башкалар быел ни өчен Өлкәннәр көненә бүләкләр бирелмәде дип кызыксыналар.
Районда Өлкәннәр көненә "Юность" мәдәният йортында, Балалар сәнгать мәктәбендә, иҗат үзәгендә, коррекция мәктәбендә һәм 3 нче мәктәптә, 122 нче һөнәр училищесында бәйрәм табыны белән концертлар, бушлай мунча, "Нептун" бассейны һәм "Айсберг" боз сараена бушлай йөрү оештырылды, 38 өлкән яшьтәге кеше (яшәү минимумыннан кимрәк пенсия алучылар) берәр мең сум акчалата түләү алды. Район бюджетында барлык өлкәннәргә бүләк (яки акча) бирү каралмаган.
 Абалач һәм Тогай авылларында яшәүчеләр исеменнән Юрий Зайцев урамнарны яктырту проблемасын күтәрә: "Үзәк урамнар гына яктыртыла, алар да бер сәгатькә генә. Башка урамнарда кичләрен йөрергә куркыныч".
Абалач авылы урамнарын яктырту автоматлаштырылган идарә системасы биргән график нигезендә эшли, кичләрен 18-23 сәгатьләрдә һәм иртән 4 сәгатьтән 6га кадәр. Сафтан чыккан лампочкалар ноябрьдә алмаштырылды. Автоматлаштырылган идарә системасы төзек булмаганлыктан, Тогай авылы урамнарын яктырту мөмкин түгел иде. 30 октябрьдә идарә системасы торгызылды.
 Вәсимә Кәримова сорый: "Химиклар аллеясында Ушков һәйкәле урнаштыру планлаштырылмый икән, аның нигезен сүтәләрме яки башка архитектура карары кулланачаклармы?"
Химиклар аллеясындагы һәйкәл нигезе киләчәктә П.К.Ушковка мемориаль такталы архитектура элементы буларак файдаланылачак.
 Пенсионер Камил Хәбибуллин һәм башка газета укучылар сорый: "Хакимият бинасы янындагы вакыт, дата һәм һава температурасын күрсәтергә тиешле яктылык таблосы ни өчен дөрес эшләми? Аны ремонтлап булмыймы икән?"
Ленин мәйданындагы табло 2013 елның декабрендә торгызылачак.
 "Ушковлар урамының 4, 6, 8 нче һәм Профсоюз урамының 4 нче йортлары ишегалларында балалар мәйданчыгы бар. Һәр елны анда комиссия килә, нидер планлаштыра, әңгәмә коралар, әмма төзекләндерү өчен берни дә эшләнми. "Камилла" кибете каршында азык-төлек китергән машиналар ләмгә бата. Җир өстендәге җылылык торбаларын алганнан соң, юл буенча машиналар кую урыны барлыкка килде. Башка урыннарда, мисал өчен Юбилейная урамының 9 нчы йорты янында һәм Бурмистров урамында, ул территорияләрне бүлеп алдылар. Ә монда машиналар кайда тели, шунда туктый һәм Профсоюз урамы буйлап пычрак тарата. Җәй көне без шул тузанлы һаваны сулыйбыз. Ишегалдын төзекләндерүне, урамның теләсә кайсы җирен һәм балалар мәйданчыгын таптап йөрмәсеннәр өчен машина кую урынын төгәл билгеләүләрен телибез, - дип яза Ф.Газизова.
Барлык кибетләр яны территориясен хуҗалар үзләре төзекләндерергә тиеш. Менделеевск районы башкарма комитеты күрсәтмәсе буенча "Камилла" янын төзекләндерү һәм автомобиль кую урынын төзү кибеткә йөкләнгән. Профсоюз урамының балалар мәйданчыгы яныннан тротуар төзү планлаштырыла. Региональ бюджеттан финанслау булса, ул 2014 ел планына кертеләчәк. Балалар мәйданчыгын әйләндереп алу да шул елда булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Муниципалитет