Йөз еллык тарих бусагасында
Гунин урамындагы йортларда яшәүчеләр редакциягә өйләрнең төзелгән елын ачыклавыбызны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Укучыларның соравына Карпов исемендәге химзавод музее директоры Наталья Потапова җавап бирә: - Анна Самойловна хатирәләрен тулы хокук белән документаль таныклык дип исәпләргә була. Анна Самойловна Карпованың "Лев Яковлевич Карповның Бондюг химия заводында булуы" хатирәләре стенограммасыннан: "... 1915 елда...
Гунин урамындагы йортларда яшәүчеләр редакциягә өйләрнең төзелгән елын ачыклавыбызны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Укучыларның соравына Карпов исемендәге химзавод музее директоры Наталья Потапова җавап бирә:
- Анна Самойловна хатирәләрен тулы хокук белән документаль таныклык дип исәпләргә була.
Анна Самойловна Карпованың "Лев Яковлевич Карповның Бондюг химия заводында булуы" хатирәләре стенограммасыннан:
"... 1915 елда ук, сугыш баруга карамастан, Лев Яковлевич эшчеләр өчен ике катлы торак йорт төзелешенә рөхсәт алу бәхетенә иреште. Бу инде тулай торак-казарма гына түгел иде. Йортта һәр гаиләнең аерым бүлмәсе һәм кухнясы бар. Проектлаучының бүлмәләрне күбрәк, аш бүлмәсен берне генә ясау тәкъдименә Лев Яковлевич болай дип җавап бирде: "Һәр кеше тормышы һәм көнкүрешенең аның гына шәхси эше булуын һәм аш чүлмәгенә башка берәүнең дә карамавын тели".
Лев Яковлевич һәр бүлмә каршында рус миче белән кечкенә бүлмә дә булдыруга ирешә, анда шулай ук яшәргә була.
Һәм менә 1916 ел ахырында кою остаханәсе артында ике катлы йорт үсеп чыга. Бу сугыш шартларында Бондюг җирлегендә беренче эшчеләр йорты була..."
Икенче таш йортка карата мондый мәгълүматлар бар:
"1920-1921 елларда зур эшчеләр поселогын төзү башланды; бу чорда икефатирлы 30 һәм 18 фатирлы бер зур йорт калкып чыкты" (1922-1925 елларда Бондюг химия заводлары берләшмәсе эшчәнлегенә күзәтү, 14 нче бит).
Шул ук чыганакның 123 нче битендә болай диелә: "1921 елда 18 фатирга исәпләнгән таш йорт төзелде".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев