Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заводлылар өмәгә чыкты

"Менделеевсказот" предприятиесенең промышленность мәйданчыгында "Бөтенроссия экологик өмәсе - яшел Россия" акциясе кысаларында дүрт көн буена эш барды. - Предприятиедә эш сменалы булганлыктан, безгә өмәне этаплап оештырырга туры килде, - дип сөйли заводның профсоюз комитеты рәисе Рәйхан Сабирҗанов. "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән шахмат уены буенча экс-чемпион Анатолий Карпов җитәкләгән "ТЕХЭКО"...

"Менделеевсказот" предприятиесенең промышленность мәйданчыгында "Бөтенроссия экологик өмәсе - яшел Россия" акциясе кысаларында дүрт көн буена эш барды.
- Предприятиедә эш сменалы булганлыктан, безгә өмәне этаплап оештырырга туры килде, - дип сөйли заводның профсоюз комитеты рәисе Рәйхан Сабирҗанов.
"Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән шахмат уены буенча экс-чемпион Анатолий Карпов җитәкләгән "ТЕХЭКО" Россия экология фонды акцияне оештыручы булды. Аның эшендә әйләнә-тирә мохитнең торышына битараф булмаган "Менделеевсказот" предприятиесенең элемтә, концентрацияләнмәгән азот кислотасы, КИПиА цехлары, "Аммоний" субподряд оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Алар предприятиене капиталь ремонтлаудан калган төзелеш материаллары калдыкларын җыйдылар һәм чыгардылар, газоннар һәм территорияне тәртипкә китерделәр. Заводның экология службасы табигатьне саклау өлкәсендәге законнар үтәлешен контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары өмә завод