Менделеевскида «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ автомәктәп белән берлектә хатын-кыз автомобильчеләр арасында еллык конкурс уздырды.
Быел иң яхшы автоледи исеме өчен көрәш аеруча киеренке булды. Ярыш программасы ике җитди этапны үз эченә алды: теория – юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре һәм йөрү иминлеге нигезләрен тикшерү; практика – төрле юл шартларында автомобиль белән идарә итү осталыгы.
Катнашучылар әзерлекнең югары дәрәҗәсен генә түгел, ә түземлекне дә күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче – Наталья Степанова, икенче – Алевтина Моисеева, өченче – Зөләйхәт Дусмедова.
– Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз, тигез юллар һәм яшел ут телибез, – диде «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Мәликә Халикулова.
Нет комментариев