«Бала – мөһим пассажир»
ДАИ тәрәзәсе

«Бала – мөһим пассажир»

Дәүләт автоинспекциясе һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәткәрләре шундый исемдә акция үткәрделәр.

Чараның максаты балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, юлларда балаларның һәм үсмерләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм балаларны саклану җайланмаларыннан башка йөртмәү.

Хезмәткәрләр мәктәпләр янында балаларга канцелярия кирәк-яраклары һәм яктылыкны кире кайтаручы брелоклар белән рюкзаклар, ата-аналарга һәм өлкәннәргә белешмәлекләр өләштеләр.


Нет комментариев