Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә

2 нче урта мәктәптә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды.

Әлеге чараның максаты – юл фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгыларын уртаклашу, шулай ук барлык гражданнар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерү. Укучылар презентация материаллары аша, 15 минут саен илебез юлларында бер кеше, ә көн саен өч мең кеше бакыйлыкка күчкән статистика белән таныштылар. Очрашуга "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең район бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева катнашты.

Ахырда һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Фото 2 нче мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев