Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште

Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.

17 гыйнварда Менделеевск районы юлында ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешәләр. Юл-транспорт хәле нәтиҗәсендә ике җиңел машина да таушала, ә зур йөк машинасы трассадан чыга, дип яза «Татар-информ» МА.

Бәрелешү нәтиҗәсендә машиналарның берсендәге ир белән хатын зыян күрә. Аларның бер яшьлек балалары имгәнмәгән.

Фото: Менделеевск районы буенча ЮХИДИ


Нет комментариев